Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Югары Балтай авылында гомер кичерүче Мансур бабай Кәлимуллин Ил Башлыгы котлавын алды

Югары Балтай авылында гомер кичерүче Мансур бабай Кәлимуллин 90 яшьлек олы гомер бәйрәмен билгеләп үтте.

Үзен котларга килгән балаларын, оныкларын, туганнарын һәм район җитәкчелеген дә капка төбеннән үк елмаеп каршы алды ул. Тормыштагы авырлыкларны да нәкъ шулай якты йөз, күтәренке рух белән үткәрә белгән Мансур абый. Бүгенге көндә дә кулыннан балта, чүкеч төшми аның. Көннәрен дә станок артында үткәрә. Тирә-күршеләренең, авылдашларының йомышларын үтәп, ярдәм итеп тора. Гомере буе туганнарын, балаларын җылы кочагына сыендырып, җан җылысын өләшеп яши ул. 45 ел буе авыл хуҗалыгында хезмәт итә. Озак еллар комбайнда туган як кырларын иңли. Тырышлыгы, фидакарь хезмәте күпләгән Мактау Грамоталары, медальләр белән бәяләнә. Тормыш иптәше Мөнирә апа белән берсеннән-берсе уңган, тырыш 5 бала тәрбияләп үстерә алар. Балалары да хезмәтне сөеп, үрнәк күрсәтеп, әтиләрен сөендереп яши. Кызганыч, әниләре Мөнирә апа бер ел элек кенә араларыннан мәңгелеккә китә. Пар канатын югалту кайгысын да, шөгыль, хезмәт белән баса Мансур абый. Балалары көндә янында булып, булышып торалар. Күршедә генә яшәүче сеңелесе Саимә апа да һәрчак аның янәшәсендә. 
Мансур абыйга юбилее уңаеннан Ил башлыгының Котлау хаты, район башлыгының Котлау открыткасы, бүләге һәм чәчәк бәйләме тапшырылды. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, Балтай авыл җирлеге башлыгы Рифкать Хәбибуллин, “Свияга” агрофирмасының Балтай бүлекчәсе җитәкчесе Рамил Шәрәфуллин изге теләкләрен җиткерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев