Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Юл һәлакәтендә җәяүленең гомере өзелгән, шоферга җаваплылык яный

Багыш-Чирмешән юлында җәяүле катнашында юл һәлакәте теркәлә.

Хокук сакчылары сүзләренчә, җәяүле кичке якта юл уртасында була. Караңгы төстәге киемнәрдән киенгән җәяүлене шофер күрмичә таптатып китә. Ләкин шофер әлеге вакыйга турында хәбәр итмичә, вакыйга булган урыннан китеп бара. Хокук саклау хезмәткәрләре гаеплене таба һәм хәзерге вакытта бу очрак буенча тикшерү эшләре бара.
Һәлакәт нәтиҗәсендә җәяүленең гомере өзелә. Шоферга исә вакыйга урынын калдырып киткән өчен җаваплылык каралган.
Районның юл хәрәкәте иминлеге хезмәткәрләре юлларда сак һәм игътибарлы булырга, караңгы вакытта яктылыкны кире кайтаручы элементлары булган киемнәр кияргә киңәш итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев