Юл-транспорт һәлакәтеннән соң трассаны япканнар
Бүген, 9:00 сәгатьтә, «М5-Урал» федераль автомобиль юлының 1726 нче чакырымында куркыныч юл-транспорт һәлакәте булган.
«Вольво» йөк автомобиле йөртүчесе каршы як полосага чыгып Лада Гранта машинасына бәрелә. Прицеплы фура бөтен авырлык белән җиңел машина өстенә ауган һәм юлны аркылыга япкан.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә Лада Гранта йөртүчесе имгәнгән.
Хәзер әлеге трасса тулысынча ябылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев