Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Юлларда – ясалма киртәләр

Апаста 10 урында ясалма киртәләр куелачак.

(6 август, Ландыш Гайнуллина, “Апастово-информ“).


Шоферларга яхшы таныш булганча, юл йөрү кагыйдәләре торак пунктлар эчендә махсус билгеләнгән тизлектә генә йөрүне таләп итә. Юл йөрүчеләргә, аерым алганда, балаларга аеруча куркыныч тудырган урыннарда тизлекне тагын да киметү таләбе куелган тамгалар бар. Ләкин, кайберәүләр мондый кисәтүгә игътибар итмичә, зур тизлектә йөрүне дәвам итәләр. Юл йөрү кагыйдәсен тупас бозалар. Һәр юл билгесе төбенә ГИБДД хезмәткәре бастырып булмый бит. Сирәк булса да, Апас урамнарында машиналар белән кешегә җәрәхәт китерү очраклары бар. Кечкенә балаларга да, яшүсмерләргә дә зыян китерү фактлары булды Апаста.
Шуларны истә тотып, “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы“ программасы нигезендә, район үзәгендә ясалма каршылыклар кую эше бара.

“Быел әлеге программа буенча шундый ясалма киртәләр 10 җирдә урнаштыру планлаштырылды. Бүгенге көндә юлчылар Яшьләр урамында эшлиләр. Әлеге урамда ул - 3 урында, Кызыл Армиячеләр урамында – 1, Ленин урамында – 3, Мулланур Вахитов урамында асфальт салынгач, шулай ук, 3 җиргә куелачак“, - дип хәбәр итте Апас поселогы башкарма комитеты җитәкчесе Фәнис Шәрәфетдинов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев