Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Юнармия” хәрәкәте - чын тормыш мәктәбе

Укучыларда туган илгә мәхәббәт, аларның күңелендә патриотик рух тәрбияләү максатларыннан районыбызда 2016нчы елда “Юнармия” хәрәкәте оешты.

(3 июль,Ландыш Гайнуллина,"Апастово-информ").


Бүгенге көндә хәрәкәттә 200 яшь армияче, 10 координатор, 10 куратор исәпләнә. Үз штаблары, үз уставлары бар. Патриотик хәрәкәт белән Апас урта мәктәбенең тормыш иминлеге нигезләре укытучысы Марсель Хикмәтов җитәкчелек итә.

- Бүгенге көндә районыбызның 10 мәктәбендә балалар һәм яшүсмерләрнең “Юнармия” хәрәкәтләре эшләп килә. Хәрби уеннарның, конкурс-бәйгеләрнең берсе дә безнең укучыларыбыздан башка узмый. Алар республикакүләм “Алга, Яшь армиячеләр!, “Аҗаган” кебек хәрби уеннарда даими рәвештә призлы урыннар яулыйлар. Бигрәк тә, Калашник автоматын сүтеп-җыю, төз ату буенча номинацияләрдә берничә ел рәттән беренче урынга лаек булдылар, - дип сөйләде хәрәкәт штабы җитәкчесе.

“Юнармия” хәрәкәте бер гаилә булып яши. ВКонтакте, Инстаграм кебек социаль челтәрләрдә үз төркемнәре дә бар. Әлеге сайтларда 1000гә якын укучы бер-берсе белән аралаша, элемтәдә тора. Ирешелгән уңышлары белән уртаклаша. Ә уңышлар исә санап бетергесез. Күптән түгел генә Апас мәктәбе укучысы Айнур Нәҗмиев “КиберЯз” Бөтенроссия компьютер чемпионатында Җиңү яулады. Быел “Юнармия”нең регионара җитәкчесе Тимур Тагировка, Ильмир Хәлиуллинга һәм командир Ләйсән Зәмдихановага “Парадта катнашулары өчен” дигән Мактаулы Медаль белән бүләкләде, Рәхмәт хатлары тапшырды. Андый медальләргә төрле елларда 10га якын укучы лаек булган. Шулай ук, “Юнармия”нең Апас бүлекчәсе командирлары Ильмира Сәлимуллина, Ләйсән Зәмдиханова хәрәкәтнең “Шөһрәт” Медале белән бүләкләнделәр. Штаб начальнигы үзе “Шөһрәт” Медаленең тулы кавалеры булып тора.

Укучылар Җиңү Парадларында, Әфганчылар көнендә, Хәтер көнендә, хәрби патриотик үткән чараларның үзәгендә кайныйлар. Һәлак булучы Геройлар хөрмәтенә веноклар кую эшен горурланып башкаралар. Районда узган башка төр истәлекле көннәрдә дә актив катнашалар. Өлкәннәргә, ветераннарга да шефлык күрсәтәләр, волонтерлык эшләрендә дә үз өлешләрен кертәләр. Быел районыбыз башлыгы укучыларга 15 комплект кышкы формалар да бүләк иткән.

Районыбызның “Юнармия” хәрәкәте сафы ел саен тулылана бара. Ел саен укучылар хәрәкәт эшчәнлегенә бик теләп кушылалар. Үзләрен чын патриотлар итеп саныйлар һәм әлеге хәрәкәтнең вәкиле булулары белән горурланалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев