Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Юнармия”челәрнең 5нче слеты узды

Апас урта мәктәбендә “Юнармия” хәрәкәте үз эшчәнлегенә нәтиҗә ясады.

(23 ноябрь, “Апастово-информ”).


“Юнармия”челәрнең чираттагы слет-чарасы тантаналы шартларда, бәйрәмчә оештырылган иде. Сәхнәдә патриотик шигырьләр, җырлар яңгырады, юнармия хәрәкәте вәкилләре арасында төрле юнәлешләрдә зур уңышларга ирешкәннәр тантаналы шартларда бүләкләнделәр. Хәрәкәт эшчәнлеген чагылдырган видеороликлар тәкъдим ителде. Район буенча юнармиячеләрне әйдәп баручы, аларга илебезнең чын патриоты булырга өйрәтүче Марсель Хикмәтов ел барышында ирешкән уңышлар хакында сөйләп үтте.
Тантаналы чарада шулай ук район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Илмас Фәхретдинов, хәрби комиссар Илшат Паймурзин һәм мәктәп директоры Гүзәлия Зыятдинова да катнашты. Алар балаларга иң изге теләкләрен җиткерделәр, районыбызның, республикабызның, илебезнең чын патриотлары булырга чакырдылар, киләчәктә дә лаеклы гражданнар булып яшәүләрен теләделәр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев