Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Юрист фатирга яңа тәрәзә куйган өчен штраф салу очраклары турында аңлатты

Күп фатирлы йортта яшәүче кешеләргә фатирга яңа тәрәзә куйган өчен 100 мең сум чамасы штраф салулары ихтимал.

Бу турыда «Прайм» агентлыгына юрист Мария Спиридонова сөйләгән.

Белгеч сүзләренчә, йортны үзгәртеп коруны законсыз башкару очракларын идарәче компания күзәтеп тора. Кагыйдә бозу килеп чыкмасын өчен, берничә әйберне истә тотарга кирәк.

Беренчедән, тарихи әһәмияткә ия булган йортларда тәрәзәләрне алмаштыру өчен махсус рөхсәт кирәк.

Икенчедән, архитектура рәсеме булган яңа биналарда тәрәзәләрне алмаштыру тыела.

Шулай ук милекчеләр төп стеналарны үзгәртеп төзи алмый.

Әлеге тыюларны бозган очракта, идарәче компания кисәтү ясый, торак инспекциясе 100 мең сумга кадәр штраф сала ала, эш судка кадәр барып җитәргә мөмкин, дип яза РИА Новости.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/yurist-fatirga-yana-taraza-kuigan-ocen-straf-salu-ocraklary-turynda-anlatty-5856868

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев