Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Үз хокукларыгызны яклый белегез

“Кибеттән мотоблок сатып алдым. Гөнаһ шомлыгына каршы, аны тартмадан чыгарып, эшләтеп карарга җай чыкмады. Алай да сатучы гарантия талоны, сату чекларын бирде. Кайткач, мотоблокны кабызып, 5 минут та эшләмәде, двигателе шакылдап чыкты. Шуннан сатучы янына киттем. Ул товарына экспертиза үткәрү, аны ремонтлату өчен тагын акча сорый. Алыштырып та бирми. Миңа нишләргә?” Ш. Хаков.

Укучыбыз соравы белән район кулланучылар хокукларын яклау дәүләт инспекторы Гөлнара Абдрахманованы таныштырдык:

-Товарны сатып алу, гарантия документлары белән безгә мөрәҗәгать итегез. Кулланучы буларак, сезнең хокукларыгызны яклау өчен прокуратурага, җәмәгать судына рәсми хат-иск язарга булышабыз,-диде ул. -“Кулланучылар хокукларын яклау турында”гы Россия Законнары буенча (07.02.1992 ел, №2300-1) бу очракта сатучы товарын сатуга тиешенчә әзерләп, аны кулланучы күз алдында эшләтеп күрсәтергә тиеш. Аңлавымча, товар сатучы Законның бу маддәсен тупас бозган, кулланучы хокуклары якланмаган. Кулланучылар хокукларын яклау инспекциясе, судка гариза язылу үз көченә кереп һәм аны сатучыга тапшыру көненнән ул бу гаебен төзәтергә бурычлы. Аны алыштыру яки гарантияле ремонт чыгымнарын тулысынча ул күтәрә. Гариза-претензия үз көченә керүгә үткән һәр көнгә пени исәпләнә башлый. Ягъни, сатучы кулланучы хокукларын яклау Законын никадәр соңрак үти-ул зыян күрүчегә шул вакытка карап, штраф-пени түлиячәк. Район тарихында мондый бер очракны искә төшереп үтәсем килә-Закон кушканча, сатып алганда нибары 25 мең сум торган мотоблокны алыштырып бирү, гарантия ремонтын ярты елга сузу сәбәпле, ул сатып алучыга соңыннан үз гаебен танып, 50 мең сумлык башка, төзек мотоблок китереп бирергә мәҗбүр булды.

Хөрмәтле сатып, алучылар, үз хокукларыгызны белегез, Закон кулланучылар мәнфәгатьләрен яклый!

Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев