Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Заготзерно бистәсендә гомер итүче Җәүдәт абый белән Мәгъфирүз апа Хәбибуллиннар бриллиант туйларын каршыладылар

15нче май - Гаилә көне һәм парлы гомер итүләренә 60 ел тулу уңаеннан өлкәннәргә район башлыгының Котлау Хаты һәм бүләкләр тапшырылды.

(15 май, Ландыш Гайнуллина, “Апастово-информ”). 


60 ел гомерне балаларына да, тирә-юньдәгеләргә дә үрнәк булып, сокландыргыч итеп яшәү - үзе бер бәхет бит ул. Җәүдәт абый белән Мәгъфирүз апа да Ходай биргән гомерне мәгънәле, матур итеп, күпләргә өлге булып яши беләләр. Районда аларны белмәгән, хөрмәт итмәгән кеше юктыр. 
Җәүдәт абый зур хезмәт юлы узган шәхес. Ул дистә еллар дәвамында райондашлар иминлеге сагында торган, майор дәрәҗәсендә лаеклы ялга чыккан. Ә Мәгъфирүз апа 30 ел гомерен балалар бакчасында балалар тәрбияләүгә багышлаган. Шул ук вакытта иптәшенә терәк, киңәшче булган, хатын-кызга гына хас сабырлыгы белән гаилә җылысын да саклап калган. Хәзер дә бер-берсенә карата ягымлы мөнәсәбәтләрен җуймаганнар алар. 
“Бер атна эчендә танышып-кавышып, өйләнешкән пар без. 60 ел узганы сизелмәде дә. Гаиләдәге җылылык, матур мөнәсәбәт, беренче чиратта - хатын-кыздан тора. “Сабыр төбе - сары алтын”, диләр. Хатын-кыз сабыр булып, ирләргә юл биреп яшәсә генә, гаиләдә татулык хөкем итә. Без дә бер-беребезне бер сүздән аңлап, бер-беребезгә терәк булып, кадерләп яшибез”, - дип сөйли Мәгъфирүз апа. 
Җәүдәт абый да танышу, кавышу мизгелләрен бик яратып, тәмләп сөйләде. Шулай ук армия хезмәтен дә, колхозда комбайнчы ярдәмчесе булып эшләгән елларын да, тормыш тәҗрибәсен туплар өчен ерак җирләргә чыгып киткәннәрен дә, туган якларына кире әйләнеп кайтып, озак еллар җаваплы вазифада булуын да - барысын да искә алды ул. Мәгъфирүз апаны бер күрүдә күңеленә якын итүен дә әйтеп узды. 
“Мәгъфирүз апагыз миңа бик яхшы хатын булды. Бер сүземнән чыкмады. Нинди генә таләпчән булсам да, каршы килмәде. Төнге икедә эшкә чыгып киткән чакларым булды. Эшемнең җаваплы булуын аңлап яшәде”, - дип татулык серен чиште Җәүдәт абый. 
Хәбибуллиннарның иң зур горурлыклары - балалары. Ике улы да бер икеләнмичә әтиләре һөнәрен дәвам иткәннәр. Олы уллары Рафис - Татарстан Республикасының Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министры, ә кечесе Рамил - районның эчке эшләр бүлеген җитәкли. Кызлары Резедә Мәскәүдә яши. Барысы да әти-әниләре өчен өзелеп торалар. Туган нигезгә эзләрен суытмыйлар. Гаиләләре белән кайтып йөриләр, өлкәннәргә кадер-хөрмәт күрсәтәләр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев