Зәмирә Сәмигуллина: «Кое» (Хикәя)
“Хәйдәр, улым, әтиең кайтышка аш салырга су бетеп киткән икән, коедан су гына алып кайтчы”, – дип, әнисе кулына җиләккә йөри торган бидон китереп тоттыргач, ачуы килде Хәйдәрнең. Чүрәкәй уйнарга чыгам дип кенә әзерләнгәндә, каян беленгән диген син су беткәнлеге.
Их, бу әнкәйләрне! Гел эш кушарга гына торалар. Әле бит ул бер бидон су җитми. Шуны тотып ике-өч тапкыр барырга кирәк. Өч литрлы савыт җиләккә йөрергә генә ярый инде ул. Чиләк-көянтә белән алып кайтыйм, дигән иде дә:
– Аның кадәр үк авыр күтәрергә син әле кечкенә, буыннарың ныгымаган, – ди. Беләмени ул әни малаеның югары оч Сапыйны бер селтәнүдә екканын.
Кечерәк вакытында ерак әбисе аңа кое турында бер кызганыч хәл турында сөйләгән иде. Әбисе алардан җиде чакрым ераклыктагы авылда яши. Ерак әби исеме дә шуннан алынган. Имеш, кечкенә ятимә кызны үги әнисе кояш баегач коега суга җибәрә. Кайтмыйча озак тора кыз. Үги әни үз кызын кочаклап йоклап китә. Иртән таң суы алырга коега килгән апайлар су өстендә нәни баланың үле гәүдәсенә тап булалар. Шуннан соң бу коедан беркем дә су алмый. Үткән-киткән аннан әллә нинди ят авазлар килгәнен дә ишеткәләгән.
Хәйдәр дә шушы хәлне тыңлаганнан соң коега барудан шүрли башлады. Кое аның өчен ниндидер куркыныч упкын булып тоелды. Балага шундый хәл сөйлиләрмени, дип әнисе әбисен ачуланып та йөрде әле. Бер атна суга барудан качып йөрде. Җитмәсә, нәкъ әбисе сөйләгәндәй коега охшаган бит ул. Бүрәнәләре череп каралган. Чыгыр белән чиләкне күтәргәндә дә әллә нинди елаган авазлар чыгара. Әнисе, чыгырның тимере күгәргән, шуның тавышы, ди.
Беркөнне Хәйдәр ни күрсен, авылдашы Сабир бабай кулына балта-чүкеч тотып, коега таба бара. Нишли микән ул анда? Сиздерми генә артыннан барырга кирәк әле. Тау өстенә менде дә, җиргә сузылып ятып күзәтә башлады. Сабир бабай үзе генә түгел икән бит. Зәкәрия абый ат арбасына салып, сап-сары бүрәнәләр алып килде. Болар коены яңартырга уйлыйлар түгелме соң? Хәйдәр очар кош тизлегендә атылып торды да, коега чапты. Кое янында абзыйлар гөр килә. Иске бүрәнәләрен чыгаралар. Куркыныч булып тоелды малайга. Сабир бабай өчен борчылды. Упкын авызлы кое, теге үги кызны куенына алган кебек, аны да салкын суы белән куырып алыр кебек тойды. Әбисе сөйләгән вакыйга күз алдына килде. Сабир бабайның җаны шушында калса ничек суын эчмәк кирәк? Җан? Нәрсә икән соң ул җан? Әбисе әйтүеннән генә белә бит ул бу сүзне? Карале, ерак әбидән сорарга кирәк әле моны.
– Син дә килдеңмени улым өмәгә? Әйдәле, әйдә, менә бу йомычкаларны җый әле, – дип малайга эш кушып, үсендереп җибәрде. – Син килмәсәң эш бармый иде монда. Кем кушты, әниең җибәрдеме?
– Үзем белеп килдем, – диде Хәйдәр ышанычлы итеп, бабайның күзләренә карап.
– Үзең белүең тагын да әйбәт. Әйдәле, сал әле менә бу кәрзингә йомычкаларны.
– Охо, каян алдың бу кәрзинне Сабир бабай.
Малай кызыксынуын яшереп тора алмыйча тал чыбыгыннан үрелгән зур кәрзиннең эченә кереп тә утырды. Бала-чаганың шуклыгын үз иткән картның да күңеле булды. Үзе үргән кәрҗинне ошатуын яратты.
– Казлар бәпкә чыгара анда улым.
– Безнең казлар бәпкәне ләгәндә чыгара бабай. Төбе тишек тимер ләгәнгә әни күп итеп печән тутыра да, шуны өйнең түр ягына, чаршау белән каплап куябыз.
– Менә коены төзекләндереп бетергәч, үзем үреп бирермен әле. Үзеңә дә өйрәтермен. Малайның сөенече тагын да артты. Үземә дә өйрәтәм, ди бит.
Сабир бабай авылдагы Габдулла, Зәкәрия абыйлар белән бергәләп коеның бурасын рәтләп куйды. Кое тагын да матурланып калды. Балта осталары белән беррәттән Хәйдәр дә канәгать кыяфәттә эш бетереп, өйгә кайтты. Әнисе хуш исләрен чыгарып, май кычытканыннан аш пешергән. Кара ипи белән чөмереп аны ашап куйды. Эшләгәч тамак ача шул.
Менә хәзер коега гел барасы килеп тора. Әкияттәге кебек үк куркыныч түгел икән ләбаса. Икенче көнне иртүк чиләк тотып чыккан иде, әнисе кире борды.
– Коеның суы бура куйганда болганган, кичкә барырсың. Бар яңа бәтиләгән сарыкны тауга алып чык, бераз булса да яшел чирәм чемченер, – диде башыннан сыйпап.
Әни баштан сыйпаганда рәхәт инде ул. Канатланып тауга китте. Яшел чирәмгә чалкан ятып болытларны күзәтте Хәйдәр. Зәңгәр күктә ак юл калдырып очкыч узып китте.
– Кызык, бу очкычта кемнәр бар икән, алар кая бара, нишли икән, – дип уйлады малай. Авылга солдат кайткан диделәр. Югары оч Сибгат абыйның улы диңгездә йөзгән, ди. Шул кайткан. Нинди була икән ул диңгез? Нинди була икән ул солдат? Хәйдәрне дә үскәч солдатлыкка алырлар. Ничек итеп әнисен ташлап китәр икән инде ул. Бик ярата бит ул аны. Аннан соң, әнисеннән башка берни дә эшли белми бит ул. Бидон белән коедан су ташый белә дә, сарыкларын көтә ала. Солдат булу чүрәкәй уйнау түгел бит ул. Үзе дә аңламаган дөньяның мәшәкатеннән куркып, малай елап та алды. Келт итеп кое исенә төште. Сикереп кенә торды да, сарыкларны куалап өйгә кайтты. Аягүрә генә бер чокыр салкын чәйне эчте дә, чиләкләрен шалтыратып коега йөгерде.
– Вәт, син Сабир бабай, тучно алтын куллы бабай син, – диде малай тауның башына менеп җиткәч тә, коега карап, шаккатып.
Малай сарык бәтиләре белән әвәрә килгәндә Сабир бабасы коены өйле иткән бит. Сап-сары күлмәк кигән кое. Челтәр бизәкләренә, ишек өстендәге дугасына карап туймаслык. Хәтта коеның чыгырына яңа чиләк, түбәсенә ай да беркетеп куйган бит.
Ерак әби сөйләгән вакыйга уйлап чыгарылган булгандыр ул. Ничек инде шундый матур кое кешенең җанын алсын. Ул бит сиңа палач түгел.
Суга йөри торган бидонын калдырып, кош тоткандай балкып, тиз генә өйгә йөгереп кайтты да:
– Әни, әйдә бер матур әйбер күрсәтәм, тиз киен яме, – дип, малай әнисен ашыктырды.
– Нинди матур әйбер улым? Суың кая соң синең?
– Әйдә күп сөйләшеп торма инде, чиләкләрем коеда калды.
Өстерәп диярлек алып китте Хәйдәр әнисен коега.
Әнисе Равия апаның күзләреннән яшьләр атылып чыкты коены күргәч.
– Нәрсәгә елыйсың, әнкәй?
– Шатлыктан улым. Авылыбызда матурлыкны күрә белгән, аны үз куллары белән ясаучы кешеләр барлыгына куанып елыйм.
– И, әни, матурлык күргәч елыйлармени инде?
Яңа күлмәк кигән коеның суы тагын да тәмле кебек тоелды Хәйдәргә. Коедан су ташып, артышлыкта күркә атыш уйнап, балык чиертеп үтте дә китте җәйге каникул. Өч ай каникул гына түгел, мәктәп еллары да тиз уза икән. Хәйдәр кулына аттестат алып, балачак хыялын тормышка ашырырга –төзүчеләр әзерли торган уку йортына килде. Әмма анда таныш-белеш, дус-туганнан башка укырга керермен димә. Әтисе ягыннан өч буын туган Ринат абыйсы да төзүче. Шуның танышлары аша Хәйдәрне укырга урнаштырдылар. Беренче-икенче курсларда тырышып, иптәшләреннән калышмас өчен укыса да, соңга таба кызыгын тапмый башлады. Дөресрәге бер курс алда укучы егетләр белән танышып алды да, кем әйткәндәй шомартырга өйрәнде. Моңа сәбәп тә табылды. Имтихан вакытларында күрә торып гаделсез куелган билгеләр, китап күчереп зачет куелган курсташларын күргәч, укымыйча гына да диплом алып буласына ышанды. Һәм дусты Илфат әйткәндәй, тормышта шомалар, әрсезләр, куштаннар өчен юлның ачык һәм җиңел булуын сиземләде. Ә кемнең ансат кына күп акча эшләп, тиз генә бай буласы килми. Укуны калдырсаң да, эшне ташлап булмый. Яшисе бар бит. Шулай да соңгы курсларын эшли-эшли укып бетерде ул. Башка иптәшләре кебек, эшләп тапкан акчасыннан укытучыларына конфет-шампан шәрабе, чәчәк бәйләме бүләк итеп, зачет куйдыра-куйдыра төгәлләде институтны. Дипломын алып кайткач та, шкафтагы китаплар арасына куйган иде. Шуннан онытылды ул институт белеме турындагы катыргы.
Хәйдәр җиң сызганып эшкә ябышты. Күз атып йөргән кызы да бар. Аның белән тулай торакта яшәп булмас бит инде. Әле анысы да үзенеке түгел бит. Студент тормышы төгәлләнгәч анда яшәргә дә рөхсәт бетте. Комендант белән сөйләшеп кенә яшәп тора. Акча төрткәч, авылдан каймагын, бәрәңгесен алып килгәч ризалаша анысы. Авыл сыеннан өлеш чыкмый башласа кашлары җыерылып килә.
Бер-ике елны бик тырышып шабашта эшләде Хәйдәр. Тиенләп җыйган акчасына унсигез квадрат метрлы бүлмә сатып алды. Диварындагы обойларын яңартып, челтәр элеп, җиһазлар да куйгач үзенә дә ошап китте. Очрашып йөргән кызы Дамирасын да алып кайтып күрсәтте. Бүлмәне ошатыр микән, дип бик борчылып кына чакырган иде. Ошатты тагын үзе.
– Әле монда бәби караваты да сыя, – дип шаккаттырды.
Хәйдәр Дамираның үзенә кияүгә чыгасын күңеле белән алдан ук сизенгән иде инде. Йомры гәүдәле, кара озын толымын баш артына урап, бөтереп куйган кызны күргәч тә, моның белән тормыш итәргә була икән, дип уйлады. Күп ирләр кызыгучан озын ботлы, нечкә билле булмаса да, кулы эшкә ятып тора. Чыннан да уңды ул хатыныннан. Үзе дә күп тырышлык куйды. Ике бүлмәле фатир алдылар. Бер-бер артлы өч малай тапты Дамира. Һаман байга бил бөгеп булмас, дип, үзенең эшен ачып җибәрде Хәйдәр. Бер бригада туплап, йортлар, дачалар салу эшенә кереште. Бригадага заказлар күп килә. Эшнең күләме киңәйгәннән киңәя. Бригада шәхси предприятиегә әйләнде. Үзең кәнәфидә утыра торып, шәһәр фатирында яшәп яту эш түгел. Казан читендә җир алып, ике катлы йорт төзеп чыкты. Тормышы бик җайлы барды, һәр эше уң килеп чыкты. Авылдагы әти-әнисен дә онытмады. Туган нигезен дә тәртиптә тотты. Әлбәттә, тормыш итә-итә Хәйдәр дә шомарды, хәйләгә өйрәнде. Шулай итмәгәндә шәһәр читендә ике катлы коттеджны салып чыгам димә. Әле аның җир бәясе генә күпме тора. Өч малайның олысын үзләре элек яшәгән фатирда калдырды. Уртанчысына да фатир сатып алдылар. Кечесе үз яннарында яши. Бергәләп чит илләргә ял итәргә баралар. Тормыш көйләнде Хәйдәрнең.
Шул тынычлыкны болгатучылар гына булып куйгалый кайчакта. Эш урынына түбәтәйле мулла килеп кермәгән булса, бар да тыныч иде әле.
Зәмирә Сәмигуллина
Дәвамы бар.
Чыганак:https://shahrikazan.ru/news/hik%D3%99ya/zmir-smigullina-koe-khikya
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев