Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Здоровье-просто” проектының беренче кунагы Татарстан вице-премьеры Ләйлә Фазлыева булачак

YouTube платформасында сәламәтлек саклау өлкәсенә багышланган актуаль мәсьәләләр буенча туры эфирлар булачак.

(26 ноябрь, “Апастово-информ”).


Бүген “Здоровье-просто” онлайн проекты старт ала. Ул Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Казан дәүләт медицина университеты инициативасы белән оештырыла.
“Һәр эфир вакытында аерым бер тема турында сәламәтлек саклау өлкәсендә зур тәҗрибәсе булган белгеч белән ачыктан-ачык сөйләшү оештырылачак. Танылган блогерлар, медиашәхесләр һәм җәмәгать эшлеклеләре тапшыруга чакырылачак”, - дип хәбәр итәләр оештыручылар.
“Здоровье-просто” проектының беренче эфиры бүген 18.00 сәгатьтә булачак. Ул балалар имезүгә багышланачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев