Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Үзе авырмаганнар мине аңламас та“, - ди Миләүшә апа

Дәүләки авылыннан Миләүшә апа Сәлимова коронавирус чире турында ишетеп кенә белми, ул аны үз башыннан кичергән.

(31 август, “Апастово-информ”).


-Кемнән иярткәнемне белмичә дә калдым. Башта 39градуска кадәр температурам күтәрелде, аннары төшкән кебек булды да, яңадан күтәрелде. Грипп микән әллә, дип тә борчылдым. Коронавирус чире икәне башыма да килмәде. Энем участок табибына шалтыраткач, “Ашыгыч ярдәм“ машинасы район үзәк хастаханәсенә алып килде, - дип сөйли башлады Миләүшә апа. - Шуннан соң томографиягә Буага алып бардылар. Анда үпкәнең 6 процент зарарланган булуы ачыкланды. Шулай итеп, район үзәк хастаханәсенә госпитальгә салдылар. Хастаханәдә ике атна ятып чыктым. Хәлсезлектән хәтта йөри алмас дәрәҗәгә җиттем, башым сызлады. Табиблар, шәфкать туташлары, санитаркалар - барысы да кешелеклелек күрсәтеп, бик яхшы карадылар, көне-төне буе хәлемне белешеп тордылар. Хәзер дә игелекләрен искә алам да, күзләремә яшьләр килә. Алар минем өчен табиб та, психолог та, киңәшче дә, ярдәмче дә булдылар. Тулысынча тикшерү үткәрмичә хастаханәдән чыгармадылар да. Авыручылар арасында хәтта акырып, ыңгырашып ятучылар да булды. Госпитальдә кеше бик тә күп иде. Авыручыларга да, дәвалаучыларга да Ходай сабырлык кына бирсен инде. Бары тик чир белән күзгә-күз очрашкан кеше генә мине аңлар, - диде Миләүшә апа.
Районда халыкны коронавирус чиренә каршы вакцинацияләү эше дәвам итә. Прививка ясатырга теләүчеләргә яшәү урыны буенча участок табибына, фельдшерларга мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Битлек кию, кулларны антисептик белән эшкәртү, ара саклау таләпләре саклана. Бу хакта район үзәк хастаханәсе табиблары кисәтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев