Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Зилә Рәхимова: “Энеләрем, сеңелләрем белән өченче сменага да киләм әле”

Апаста “Хәҗәр” рухи-әхлакый үзәгендә икенче сменаны тәмамладылар.

(19 нчы июль, “Апастово-информ”).
Биредә ике атна дәвамында 6 яшьтән 14 яшькә кадәр балалар җәйге ялларын файдалы итеп уздырдылар. Балалар гарәп алфавитын өйрәнеп укый башлаганнар, яңа белемнәр алганнар, шамаиллар ясарга өйрәнгәннәр.
Чарада балалар әти-әниләре, әби-бабалары өчен корьән аятьләрен укыдылар, шигырьләр сөйләделәр, җырладылар, вәгазьләрне сәхнәләштерделәр.
“Хәҗәр” рухи-тәрбия үзәге директоры Мирхәт хәзрәт Җамалиев, аның урынбасары Айназ Сафиуллиннар әти-әниләргә, балаларга изге теләкләрен ирештерделәр.
“Мирхәт хәзрәт чакыргач балалар белән эшләргә килдем. Күбрәк гарәп әлифбасына басым ясадык. Хәрефләрне өйрәнеп бетергәч, аларның әйтелешенә, язылышына игътибар иттек. Балалар кул эшләре яраталар. Шуңа да шамаиллар ясадык. Беренче сменадан 5 бала икенче сменада да катнашты. Бик теләп яратып йөриләр, мин дә аларны яратам”, - диде Гөлия Уразаева.
Балалар корьән аятьләрен бергәләп кабатладылар, бүләкләрне дә рәхмәт әйтеп кабул иттеләр.
“Мин беренче сменада да булдым, икенчесе тагын да ошады. Күп кенә сүрәләр өйрәндем, ислам дине буенча белемемне арттырдым. Экскурсияләргә йөрдек, тимераякта да шудык. “Алга” клубында туңдырма да ясап ашадык. Кул эшләре күп ясадык. Өченче сменага да энеләрем, сеңелләрем белән киләм Алла боерса”,- диде Зилә Рәхимова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев