Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Зөлфия Зыятдинова: “Районыбыз үсеше өчен хезмәт иттек, тормышка яраклы балалар үстердек”

Район Советы утырышлар залында Апас муниципаль район Советының өченче чакырылыш 53 нче утырышы узды.

(8 нче июль, Гүзәл Хилавиева, “Апастово-информ”).


Утырышта район башлыгы Равил Хисаметдинов, район прокуроры, район суды рәисе, район Советы һәм башкарма комитетының җаваплы хезмәткәрләре, җитәкчеләр, җәмәгать оешмасы вәкилләре катнашты. Төп тема булып ТАССР ның 100 еллыгы: узган йөз ел эчендә Татарстан тарихы турында, Апас муниципаль районының республиканың социаль-икътисадый үсешенә керткән өлеше турында каралды.

 

100 ел эчендә республикабыз тарихы, республикабызның үсешендә Апас районының өлеше һәм әлеге үсештә фидакарь хезмәтләре белән үз өлешен керткән шәхесләр турында район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Луиза Сафина чыгыш ясады. Шулай ук ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан районда узган чаралар буенча фильм күрсәтелде.

 

Утырыш эшлекле шартларда узды һәм бүләкләүләр белән тәмамланды.

 

Озак еллар районда хезмәт иткән, үрнәк булып торган өлкән буын вәкилләренә район башлыгы Равил Хисаметдинов ТАССРның 100 еллыгы медальләрен тапшырды.
 

Дәвеш авылыннан Гаишә Сабирова – озак еллар сыер савучы булып эшләгән.

 


 

Урта Балтайдан Хәсән Хантимеров – алдынгы комбайнчы, механизатор булып хезмәт иткән.

 


 

Иске Йомралы авылыннан Мансур Саттаров – озак еллар Иске Йомралы авыл җирлеге башлыгы булып эшләде.

 


 

Апастан Рәмис Ногманов – Апас “Туган якны өйрәнү музее” җитәкчесе.

 


 

Тутайдан Зөлфия Зыятдинова – 47 ел сыер савучы булып хезмәт иткән.

 


 

Кече Күккүз авылыннан Җаббар Нугуманов – озак еллар терлекче хезмәтен башкарган.

 


 

Югары Акхуҗадан Гөлҗиһан Әхмәтшина – 36 ел сыер сауган.

 


 

Дәүләкидән Рәйхана Мөхәммәтгалиева – сыер савучы, бозау караучы, яшелчәлектә хезмәт иткән.

 


 

Аюкөйдергән авылыннан Насыйх Зыятдинов – озак еллар авыл хуҗалыгында хезмәт иткән, авыл Советы депутаты булып торган.

 


 

Кызыл Таудан Фирдәүсә Җәләлиева – озак еллар сыер савучы булып эшләгән.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев