Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Үзмәшгульләргә ташламалы микрозаймнар!

Һөнәри керемгә салым түләүчеләргә Татарстан Республикасының икътисад министрлыгы үзмәшгульләр өчен эшләгән микрофинанс продуктын алу өчен 1нче декабрьдән гаризалар кабул итә башлый.

(1 декабрь, “Апастово-информ”).


Татарстанда үзмәшгульләр саны ике ел эчендә 100 мең кешегә җитте. 2019нчы елда Татарстанда махсус салым системасы кертү сынап каралган иде. Бу үзмәшгульләр өчен шулай эшләнде. Шундый тәртип булдыргач, күп кенә кешеләр үзләренең эшчәнлекләрен яшерүдән туктадылар һәм моның өчен бик аз чыгымнар тоталар.
Микрозайм алырга теләүче физик затлар әлегә шәхси эшмәкәр булмыйча, һөнәри осталык налогы түләүчеләре булса, шундый ташламалы микрозаймга өметләнә алалар. Бу очракта, теркәлгән үзмәшгуль алты айдан да ким булмаган эшчәнлек алып барырга, һәм ул эшмәкәрлеген бары тик Татарстанда алып барырга тиеш. Ә инде займны түләп бетерү вакытына 65 яшьтән артмаска тиеш.
Гражданнар 500 мең сумга кадәр займны еллык 6 процент белән өч айдан 24 ай вакытка кадәр алырга мөмкиннәр. Займ алучы нигезле дип расланган теләсә нинди эшчәнлеккә тота аны. Тик кергән табыш һөнәри табышка салым түләүдә катнашырга тиеш. Моннан тыш, республика Гарантия фонды микрозаймның 50 процентына кадәр поручительлек бирә.
Беренче декабрьдән эшмәкәрлеккә ярдәм күрсәтү фонды гаризалар җыя башлады. Гаризаларны шулай ук “Бизнес өчен МФЦ” аша да, яки, һәр районда эшләп килүче эшмәкәрлеккә ярдәм күрсәтүче региональ фонды вәкилләре аша да тапшырып була.
8(843)-524-90-90 телефоны аша кызыксындырган сораулар буенча консультация алырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев