Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Зур Күккүз, Иске Йомралы һәм Иске Әнәле авыл мәктәпләрендә яңа шахмат зоналары ачылды

“Бердәм Россия” партиясе проекты кысаларында районыбыз мәктәпләрендә шахмат зоналары ачылу тантаналары дәвам итә.

(21 апрель, “Апастово-информ”).


Бүген шахмат зоналары тагын өч мәктәптә ачылды. Зур Күккүз, Иске Йомралы һәм Иске Әнәле авыл мәктәпләре укучыларына да шахмат уйнау өчен шартлар артты. Моңа бер төркем дәүләт Советы депутатлары, район җитәкчелеге, иганәчеләр, мәктәп коллективы ярдәм күрсәтте.
Тантаналар җылы чыгышлар, җыр-биюләр, теләкләр белән бергә үрелеп барды. Кызыл тасманы кисеп шахмат зоналарына узгач, турнирлар да оештырылды. Барлык тантаналар да бәйрәмчә һәм матур узды.
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, мәгариф бүлеге мөдире Гөлүсә Галләмиева балаларга шахмат уенының файдасын аңлаттылар, район, республика турнирларында катнашып уңышларга ирешүләрен теләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев