Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Зур Күккүз мәктәбенең “Химикум” командасы II дәрәҗәдәге дипломга ия булды

21-22нче ноябрьдә Казанда фән олимпиадалары үзәгендә VI республика күләм химия фәне турниры үтте.

(28 ноябрь, “Апастово-информ“).


Быелгы турнир “Химия һәм төс” исеме астында узды. Турнирның төп максаты талантлы балаларны ачыклау, иҗади сәләтләрен үстерү һәм стимуллаштыру. Бәйге 8 мәсьәләдән торды һәм аның биремнәре иҗади һәм ачык характерлы иде.
Бәйгедә Апас муниципаль районы “Зур Күккүз урта белем бирү мәктәбе” укучыларыннан торган “Химикум” командасы катнашты һәм II дәрәҗәдәге дипломга ия булды. Бачурина Елена чыгышлары нәтиҗәсе буенча шәхси зачётта II дәрәҗәдәге дипломга, Шакиров Илһам чыгышы буенча жюри номинациясенә ия булдылар. “Химикум” командасы составы: Мавлюдова Миләүшә ( 9 сыйныф укучысы), Яруллина Динә (10 сыйныф укучысы), Яруллина Дилә ( 10 сыйныф укучысы), Бачурина Елена (11 сыйныф укучысы), Шакиров Илһам ( 11 сыйныф укучысы), Камалова Гүзәл (11 сыйныф укучысы). Бу хакта команда җитәкчесе, химия укытучысы Фәридә Гыйззәтуллина хәбәр итте.
Турнир мәсьәләләрен чишү өчен укучылар химия, биология,физика, математика фәннәрен тирәнтен өйрәнделәр, эзләнү эшләре белән шөгелләнделәр, химик тәҗрибәләр үткәрделәр, үз фикерләрен акларга өйрәнделәр. Укучылар оратор осталыкларын күрсәттеләр, дисскуссияләрдә актив катнаштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев