Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Зыяны булмаса да, халык әлегә 5 Gны куллануга әзер түгел

Татарстанның цифрлаштырылган элемтә министрлыгы белдергәнчә, республикада якындагы ике-өч елда 5 Gны куллануны җәелдерү планлаштырылмый.

(21 май, “Апастово-информ”).


“Әлегә республикада 5 G челтәре юк. Дөрес, Иннополиста һәм КАМАЗда тест режимында шундый ике челтәр бар. Техник яктан караганда, Татарстан 5 Gны кертергә әзер. Тик, моңа, халык әзер түгел. Базарда әлегә 5G сигналларын кабул итә торган техник җиһазлар юк дәрәҗәсендә. Шуңа күрә, аның мөмкинлекләрен дә аныклап булмый. Дөрес, 5G вышкалары зыянлы булу турында таралган хәбәр ялган ул. Аны техник белеме түбән булган кешеләр генә шулай сөйли. Радиодулкыннар берничек тә вирус алып килә алмый. Кеше организмына да керә алмый. 5 G челтәренең ешлык диапазоны 4G төсле. Аның кеше сәламәтлегенә бернинди йогынтысы юк”, - дип сөйләде эксперт ПАО МТС техник директоры Виталий Кошелев.
Казанда һәм Иннополиста инде 2018нче елда ук 5G челтәрен тест ржимында эшләтеп карауның беренче тәҗрибәләре үтте.


Бүгенге көндә 5G, беренче чиратта, югары технологияләр, әйберләр, пилотсыз автомобильләр интернеты өчен эшли. Ә инде, коммерция өчен челтәрне киңәйтү турында сөйләргә иртә. Чөнки, куллану базары күмәк төстә 5G челтәрен кабул итергә әзер түгел. Моңа кадәр булган техник җиһазлар андый сигналларны кабул итәрлек дәрәҗәдә тугел әле, дип билгеләп үттеләр цифрлаштырылган элемтә министрлыгында.


Республикада бүгенге көндә бу мәсьәләдә бөтен эш планлаштыру һәм тест режимында эшләтеп карау юнәлешендә генә алып барыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев