Сабантуй-2018
16 июньдә Апас районы халкы көтеп алган милли бәйрәмебез – Сабантуйны бәйрәм итте. Олысын-кечесе, кайткан кунакларны тагын да күркәмләнеп, яңарып, матурланып каршы алды быел Сабун туе мәйданы. Сабан туйга керү юлыннан ук милли киемнәрдән киенгән аграр көллият егет-кызлары ипи-тоз, районыбыз гармунчылары моңлы көйләре белән каршы алып, изге теләкләр белән мәйданга озаттылар. Басу капкасы янындагы бизәлгән атлар да бәйрәм кәефе өстәде.