$itemmenu=
JRequest::getVar('option') =com_k2
JRequest::getVar('view') =itemlist

Опрос

Архив

« Январь 2017 »
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
            1
2 3 4 5 6 7 8
9 10 11 12 13 14 15
16 17 18 19 20 21 22
23 24 25 26 27 28 29
30 31          

Наши контакты

Филиал ОАО «ТАТМЕДИА»
Газета "Йолдыз" ("Звезда")

Адрес редакции:

422350, РТ, п.г.т. Апастово, ул. Молодежная, д.1

Телефоны: редактор — 21-3-66; зам.редактора, отд.с/х — 21-6-66; бухгалтер — 21-5-29. E-mail: yolduzz@mail.ru

Татмедиа
События
ИА Татар-информ

Районыбызның һәрбер авыл җирлегендә район башлыгы, “Бердәм Россия” сәяси партиясенең Апас җирле бүлеге секретаре Рәшид Заһидуллин җитәкчелегендә халык белән очрашулар бара. Биредә һәрбер өлкә җитәкчеләре, эчке эшләр, прокуратура вәкилләре катнаша.

Бүгенге очрашулар Табар-Черкен авыл җирлегеннән башланды. Әлеге җирлектә яшәүче халык юл өчен рәхмәтләрен җиткерде. Район башлыгы күпер салуда булышачагын һәм ансамбльгә  гармоннар, клубка аппаратура бүләк итәсен белдерде.

Биеш авыл җирлеге Дәүләки авылы клубында каршы алды. Район башлыгы белән рәхәтләнеп сөйләшеп, килеп туган мәсьәләләр урында ук хәл ителде. Район газ хезмәткәрләренә рәхмәтләрен җиткерделәр.

Дәвешлеләр авыл уртасына фельдшер-акушерлык пункты, “Чиста су” программасына кертүләрен сорадылар. Мәктәп тәрәзәләрен быел ук алыштырырга кирәклеген ассызыклады район башлыгы.

Коштавылы авылы халкы Апаска йөрү өчен автобус сорады. Шушы көннәрдә әлеге мәсьәлә хәл ителәчәк. – Юлыбыз бар, суыбыз булды. Автобуслар балаларны клуб янына кадәр китерәләр. Кәфил Гыймранов юлларны чистарттырып, тукталышларны ачтырып тора. Барыгызга да зур рәхмәт, - диде Нурия апа Мифтахова.

Тутайда якты, җылы клубта бик матур каршы алдылар. “Чиста су” программасына керәчәкләре әйтелде. Автобус мәсьәләсе күтәрелде.

Кызылтаулыларны район мәдәният йорты хезмәткәрләре җырлаттылар, биеттеләр. – Үзебез җыелып зират тирәсен тоттык, урамга юл салдык. Спонсорларыбыз, халыкның ярдәме зур булды. Барлык дини бәйрәмнәрне җыелышып чәй табыны артында үткәрәбез, пай җирләренә дә бирелде. Барыгызга да Алланың рәхмәте булсын, - диде Тәскирә апа Вафина. Олы рәхмәтләрен җиткерүче Мәръям апа Хәйрова урамга өстәп лампочкалар, Көлкәш авылына су трубалары сорады. Мәсьәлә шулай ук хәл ителәчәк.

Урта Балтай һәм Тәүгелде авылларында су трубалары яңару, юллар салыну өчен чын күңелдән рәхмәтләрен җиткерделәр. Тәүгелде авылы клубына яңа тәрәзәләр дә булачак.

Аюкөйдергән авылы халкын шулай ук район мәдәният йорты хезмәткәрләре үзләренең моңлы җырлары, дәртле биюләре белән шатландырдылар. Гөлфизә апа Зыятдинова барлык авыл халкы исеменнән барлык уңайлылыклар өчен олы рәхмәтен җиткерде. Авыл фельдшеры исә район хастаханәсе, даруханә хезмәткәрләренә чын күңелдән рәхмәтләрен әйтеп җибәрде. Район башлыгы  авыл клубына  аппаратура бүләк ителәчәген әйтте.

Гүзәл Хилавиева

 

 

 

Опубликовано в Җәмгыять

Апас авылында яшәүче Назирә Җиһаншина мөмкинлекләре чикләнгән, аз керемле гаиләләрдә яшәүче дистәгә якын балага һәр ел саен күчтәнәчләр тарата. Яңа ел бәйрәме алдыннан да ул сабыйларны тәмнүшкәләре һәм уенчыклары белән сөендерде. Изге күңелле Назирә ханымга балалар  да, әти-әниләр дә рәхмәтле.

 

 

Опубликовано в Җәмгыять

Банки-агенты приступят к работе 12 января, клиенты распределены по начальной букве фамилии.

Страховые выплаты вкладчикам ИнтехБанка начнутся 12 января и будут осуществляться через отделения Сбербанка, ВТБ 24 и «Ак Барс» банка, сообщает департамент общественных связей государственной корпорации «Агентство по страхованию вкладов» (АСВ).

«Каждый из указанных банков-агентов уполномочен проводить выплату возмещения только определенной группе вкладчиков ПАО „ИнтехБанк“. Распределение вкладчиков по банкам-агентам произведено в зависимости от места жительства вкладчика, представленных им в банк при открытии вклада (счета), а также от начальной буквы его фамилии в соответствии с таблицей», — отмечается в сообщении пресс-службы АСВ.  

Напомним, возмещение выплачивается вкладчику в размере 100 процентов суммы всех его вкладов (счетов) в банке, но не более 1,4 млн руб.

Для определения банка-агента можно воспользоваться сервисом «Найти свой банк-агент» на официальном сайте АСВ. Чтобы получить возмещение необходимо представить в свой банк-агент только паспорт (документ, удостоверяющий личность), а также заполнить заявление о выплате.

 

Опубликовано в Общество

Районда Яңа елның 11 көнендә 8 кеше якты дөнья белән хушлашкан. Алар барысы да олыгаеп вафат булган. Әлегә туучы балалар теркәлмәгән.

 

Опубликовано в Җәмгыять

Татарстан Президенты чакыруы буенча Казанга кунак булып барган Гөлчәчәк Әхтәмова кулдашы Таһир Әхмәдуллин белән узган елда яңа туган 475 баш бозау тәрбияләп, аларны интенсив үстерү төркеменә тапшырды.

– Авылдан бу тантанага икәү – агрофирманың иң алдынгы шоферы Илгизәр Кашафетдинов белән бергә бардык без, – ди Гөлчәчәк. – Бик матур залда, бик затлы табыннар артында сыйладылар, бүләкләр бирделәр, концертны да бик ошаттык.

Гөлчәчәк үзе мәктәп тәмамлагач авылда калды.

– Бик бәхетле ана мин, улларым Илгиз дә, Илназ да, киленнәрем дә бик эшчән, әдәпле. Эш сөйгән кеше бер кая да югалып калмый, матур, җитеш яшәү өчен авылда да шартлар да мөмкинлекләр дә җитә. Бер сукмактан фермага эшкә килгән абыем Фәнис, балаларым да әнә шулай уйлый. Элек, сыер савучы булып эшләгән елларымда да бик зур бүләкләр, дәрәҗәләр алдым. Яшь бозауларны салкында үстерү отышлы алым икән. Яңа ябык ангарда аларның һәммәсе 80 аерым читлек-боксларда тора, бозауларны ашату-эчертүе дә җайлы, – дип яңалыклары белән уртаклаша. – Хезмәттәшләрем дә бик әйбәт. Азык әзерләп кертүче, ТСН операторлары Таһир Кәлимуллин, Илнар Хафизов, Фәнис Сибгатуллин безгә бөтен шартларны булдыралар. Фаил һәм Фәнис Гайнетдинов, Рәшит Гыйниятуллин, Илфат Ильясов, Айрат Рәхмәтуллин, Алмаз Халиков, Ранис Абдуллин, Мәдинә Миңневәлиева, Гөлсинә Сибгатуллина һәм гомумән, һәркем үз эшендә чын оста.

Бу тырыш ферма коллективы җитәкчесе Рәүфә Хәерова үз кулы астында эшләүче һәркем белән хаклы горурлана. Районда иң күп сөт, ит Йомралыда җитештерелде. Районда иң беренче булып бу фермада Яңа ел чыршысы бизәлде. Чәй табыннары, туган көннәрне хезмәттән соң коллектив белән бергәләп эш урынында үткәрү гадәте дә югалмаган биредә.

Ришат Җамалиев.

Опубликовано в Җәмгыять

Каратунның “Гөлчәчәк“ балалар бакчасында республикакүләм программа нигезендә тулы күләмле төзекләндерү эшләре бара. Бинаның эче тулысынча үзгәрә, яңара, матурлана. Биредә җылылык, ут, санитария челтәрләре тулысынча алмаштырылачак. Шулай ук яңа ишекләр куела, җылы идәннәр җәелә, диварлар үзгәрә, тәрәзәләр җылытыла. 4 бригада хезмәт күрсәтә. Бакча хезмәткәрләре дә үз көчләрен кертә. Әлегә балалар бакчасы вакытлыча ялга туктаган. Бакча мөдире Мөнирә Садриева сүзләренчә, балалар күбесе өйдә тора, ә кайберләре Дәүләки һәм “Кояшкай“ бакчаларына йөри.

Опубликовано в Җәмгыять

Узган ел 90 яшьтән узган 67 райондашыбызга Рәсәй Президентының Котлау хатлары һәм район башлыгы исеменнән истәлекле бүләкләр тапшырылган иде. Быелның гыйнвар аенда да алты райондашыбыз олуг юбилеен каршылый. Иң өлкән райондашыбыз – Апастан Зәйнәп әби Ибраһимова. Аңа 103 яшь тула.

Опубликовано в Җәмгыять

Соңгы вакытта югары температура, төчкерү-йөткерү, баш авыртуы белән табибларга мөрәҗәгать итүчеләр арткан. Табиблар халык күп тупланган урыннарда булмаска, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга, дөрес тукланырга киңәш итәләр. Шул очракларда бу чир сезне читләп үтәр.

Опубликовано в Җәмгыять

Девушка с ножом напала на парня после выяснения отношений возле местного Дома культуры.

 

7 января в Буинске 19-летняя девушка воткнула в грудь нож 23-летнему парню, сообщили ИА «Татар-информ» в пресс-службе МВД по РТ.

Инцидент произошел около местного Дома культуры. Очевидцы вызвали скорую медицинскую помощь. Парня в тяжелом состоянии доставили в Буинскую районную больницу с проникающим ножевым ранением грудной клетки. Там его срочно прооперировали.

Оперативники выяснили, что ранившая парня девушка является студенткой Ульяновского автомеханического техникума. Она была с молодым человеком в близких отношениях. Во время ссоры он сказал ей, что предпочел другую. После этих слов, приревновав возлюбленного, девушка вонзила в него нож.

В отношении студентки возбуждено уголовное дело по статье «Умышленное причинение тяжкого вреда здоровью». Девушка находится под подпиской о невыезде.

Источник: татар-информ
Фото: http://kznlive.ru/
Опубликовано в Общество

Управление Федеральной антимонопольной службы по Республике 

Татарстан возбудило дело в отношении ООО«Птицеводческий комплекс «Ак барс».

 Изучение рынка и анализ материалов позволили установить повышение цен на

яйцо куриное. Повышение зафиксировано, в частности, 

со стороны филиала общества с ограниченной ответственностью – птицефабрики«Яратель», которая непосредственно осуществляет 

производство данного продукта. При этом значительное повышение отпускных цен наблюдается по всем товарным позициям птицефабрики.

Так, по таким товарным позициям как яйцо куриное 1 категории, 

яйцо куриное 2 категории, яйцо куриное отборное имеется  необоснованное повышение отпускных цен. Иными словами, 

общее отклонение отпускных цен с 01.09.2016 г. по 30.11.2016 г. 

несопоставимо с ростом себестоимости.

Рассмотрение дела назначено на 19 января 2017 года.

Опубликовано в Общество
<< Первая < Предыдущая 1 2 Следующая > Последняя >>
Страница 1 из 2

Сегодня 21.01.17

Котлыйбыз!

Смотреть все новости
 

Погода

Арифметика террора 16+

© 2011 - 2017. СМИ Апастовского района . Все права защищены.
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте , возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
Создано при поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям РТ. 

Наименование СМИ: Апастово
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47632 от 06.12.2011

выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций

ФИО Главного редактора: Хилавиева Гузель Галимулловна
Адрес редакции: 422350, п.г.т. Апастово, ул. Молодежная, д. 1
Телефон редакции: (84376) 2-13-66
Учредитель СМИ: ОАО «ТАТМЕДИА»