Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Котлаулар

Свияжский бистәсендә яшәүче кадерле тормыш иптәшем Шаһиева Алсу Расыйх кызы 26 июльдә 55 яшьлек юбилеен каршылый

26 июля 2016, 07:34

757

0

0

Свияжский бистәсендә яшәүче кадерле тормыш иптәшем Шаһиева Алсу Расыйх кызы 26 июльдә 55 яшьлек юбилеен каршылый

Бәхет - ул бер дә юктан гына барлыкка килми. Аны тәрбияләп үстерергә, сабыр булырга кирәк. Кадерлебез! Синең дә бүген бәхет чәчәгең аткан мизгелләрнең бер чоры. Кара син янәшәңә, якыннарыңа нинди матурлык, нинди хөрмәт хөкем сөрә. Болар барысы да - синең тырышлык, синең хезмәт, ярдәмчеллек нәтиҗәсе. Кайчан гына син бниеңнең кадерле кызы булсаң, бүген инде минем сөекле тормыш иптәшем, ике улыңның изге әнисе, якыннарыңның хөрмәтле туганы, хезмәттәшләреңнең үрнәк өлгесе. Без сиңа туган көнеңдә киләчәгеңнең бүгенгедән дә матуррак, бүгенгедән дә бәхетлерәк булуын телибез. Бар хыялларың тормышка ашсын, минем янәшәмдә, балаларыңның иң кадерле әнисе булып, саулыкта, байлыкта, озын гомер кичерергә язсын. Йөрәк түрендәге бәхет очкыннары йөзеңдә елмаю булып һәрчак балкып торсын.

Сөйкемле карашың кояшка тиң -

Бар тормышны нурга күмәсең.

Бу дөньяның барлык хикмәтләрен

Бары тик син генә беләсең.

Тормышта гел ярдәм итеп тора

Зирәк киңәшләрең, җылы сүзең;

Иркәлисең, яратасың, юатасың,

Тыңлыңсың да, аңлыйсың да үзең.

Сәламәтлек, озын гомер язсын,

Гел көләч һәм яшь бул хәзергәчә!

Күңелең синең күтәренке булсын,

Сөенеп һәм сөендереп мең-мең яшә!

Иң изге теләкләр белән - тормыш иптәшең Мөнир, минем теләкләргә балалар да кушыла.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев