Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Котлаулар

Иске Әнәле авылында яшәүче кадерле әниебез Гыймадиева Талия Гарәф кызының 20 августта 80 яшьлек юбилее.

20 августа 2016, 06:14

520

0

0

Иске Әнәле авылында яшәүче кадерле әниебез Гыймадиева Талия Гарәф кызының 20 августта 80 яшьлек юбилее.

Кадерле әниебез! Сине юбилеең белән кайнар котлыйбыз. Син безнең өчен һәрчак олы җанлы, киң күңелле кеше, таянычыбыз, ышанычыбыз, киңәшчебез, җылы кояшыбыз, рух чишмәбез, яшәү өлгебез. Әни! Сиңа җәйге кояш нурларыдай аяз көннәр, иртәләр, исәнлек-саулык, җан тынычлыгы, озын гомер, ак бәхетләр телибез! Картлык көннәрең бары тик шатлыкта гына үтсен. Гел шулай көләч, ягымлы бул. безне сөендереп озын-озак яшә!

Котлы булсын юбилеең,

Бәхетләрең килсен күренеп.

Куанычлар гына юлдаш булсын,

Яшә шатлыкларга төренеп.

Иң изге теләкләр белән - улың Рәмис-Миләүшә, оныкларың, оныкчыкларың, кодагыйларың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев