Апас авылында яшәүче кадерле әниебез Нигъмәтуллина Тәнзилә Гыйльфан кызына 7 сентябрьдә 60 яшь тула
Сөекле, газиз әниебез! Сине истәлекле туган көн бәйрәмең белән тәбриклибез. Ходай сине сәламәтлектән, әтиебез белән тигезлектән аермасын. Безнең игелекләрне күреп, терәк-таянычыбыз булып, һәр яңа көнгә сөенеп яшә.
Рәхмәт сиңа, барысы, барысы өчен,
Син булганда без бик бәхетле.
Исәнлекләр бирсен Ходай сиңа,
Саклар өчен шул зур бәхетне.
Сине яратып - Гөлкәй-Василий, Гөлнур-Рамил, Алинә-Тулкын, Альбина-Фәнил, оныкларың. Бу теләкләргә әтиебез Исмәгыйль, дәү әниебез Мөнәвәрә дә кушыла.
Нет комментариев