Апаста яшәүче, дистә еллар типографиядә эшләгән Харрасова Роза Хөҗҗәт кызына 11 сентябрьдә 70 яшь тула
Хөрмәтлебез Роза! Сине олуг бәйрәмең - юбилеең белән тәбрикләп озын гомер, сәламәтлек, имин көннәр телибез. Балаларың, оныкларыңнан шатлыклы хәбәрләр генә килеп торсын. Алга таба да бер-беребезне барлап, шатлык-сөенечләрне уртаклашып яшәргә Ходай насыйп итсен.
Изге теләкләр белән - элеккеге хезмәттәшләрең.
Нет комментариев