Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Чирмешән авылында гомер итүче Галәтдинова Гөлфия Сәлимулла кызы 11 сентябрьдә күркәм юбилеен билгеләп үтә

11 сентября 2016, 09:11

629

0

0

Чирмешән авылында гомер итүче Галәтдинова Гөлфия Сәлимулла кызы 11 сентябрьдә күркәм юбилеен билгеләп үтә

Кадерле Апам! Сине ихлас күңелдән истәлекле туган көн бәйрәмең белән тәбрик итәм. Син бит безнең бик тә мәрхәмәтле, киң күңелле, туган җанлы апабыз.

Тормышның нинди генә очрагында да син янәшәбездә буласың, безнең белән бергә шатланасың, борчуыбыз булса юатасың. Гаиләдә син үрнәк әни, улыңны да, кызыңны да тәртипле, булдыклы, итагатьле итеп тәрбиялисең. Алдагы көнеңдә улың горурлыгың, кызың ышанычың, ирең ярдәмчең булсын иде.

Апа! Бүген гомер мизгелеңнең матур бәйрәме, хатын-кызның асыл, иң күркәм чоры. Киләчәктә дә сәламәтлек, җан тынычлыгы, яңадан-яңа куанычлар, мул тормыш телибез. Әрнү-сагыш белмә, гел шулай чибәр бул, изге дөньяның барлык рәхәтлекләрен күреп, бергә-бергә күңелле итеп яшәргә Ходай насыйп итсен.

Иң изге, ак һәм пакь теләкләр белән Борындыктан сеңелең Әнисә-Ирек гаиләсе һәм әниең Дания.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев