23 сентябрь көнне хезмәттәшебез Яльчибаев Әлфәт Зөлфәт улының гомер бәйрәме – туган көне!

Әлфәт! Гомерләр бит тик бер генә килә,
Яшәү бит ул Ходай бүләге,
Бу бүләкне алыштыра алмый,
Иң зур байлыклар да җирдәге!!!
Сәламәтлек, бәхет, мәхәббәтнең,
Утын йөртсәк кенә йөрәктә,
Яшьлек хаман безнең белән калыр
Без кайларда гына йөрсәк тә.
Бер нәрсә дә ике тапкыр килми,
Үтә бар да аккан су кебек.
Яшик әле гел бәхетле булып,
Яшик әле сөеп, сөелеп.
Иң матур, иң якты көнең белән сине Әлфәт.
Озын гомер, саулык-сәламәтлек, тигезлек, чиксез бәхетләр юлдаш булсын!
Иң изге теләкләр белән - "Апас хәбәрләре" телекомпаниясы һәм "Йолдыз" газетасы редакциясе коллективы.
Нет комментариев