Апаста яшәүче кадерле тормыш иптәшем Гатауллина Гөлнур Исмәгыйль кызының 1 октябрьдә 35 яшьлек юбилее
Сөеклем! Гомерен үзең кебек матур, туар таннарың нурлы, йөзең кебек якты булсын! Йөрәгең түрендә яшәгән һәркем өчен иң кадерле, иң газиз булып яшә! Дөньяны яктыртып балкучы серле күзләреңнән беркайчан кайгы яше таммасын! Яратып, яратылып яшә! Ә иң мөһиме - үзеңә һәм син яраткан һәркемгә исәнлек- саулык бирсен Ходай!
Яшә әле матур гөлләр арасында
Алсу гөлләр белән нурланып.
Яшә әле шатлык дөньясында
Гөлчәчәкләр белән уралып.
Олы бәйрәм белән тәбриклимен
Күркәм юбилеең көнендә.
Бәхет, шатлык, ныклы сәламәтлек
Юлдаш булсын алгы көнеңдә.
Сине яратып, иң изге теләкләр белән - тормыш иптәшең Рамил.
Нет комментариев