Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

28 октябрь көнне Апас районы Урта Балтай авылында яшәүче яраткан кешебез Гайнетдинова Илсөяр Хәмит кызының гомер бәйрәме

28 октября 2016, 05:28

629

0

0

28 октябрь көнне Апас районы Урта Балтай авылында яшәүче яраткан кешебез Гайнетдинова Илсөяр Хәмит кызының гомер бәйрәме

Кадерлебез! Син бүген үзеңнең олы юбилеең - 50 яшең билгелисең. Моңсу көзләргә ямь өстәргә теләгәндәй, табигатьнең шушы мизгелендә ярты гасыр элек дөньяга килеп, син барлык туганнарыңны сөендергәнсең. Бүген дә син үзеңнең тирә-ягыңдагы кешеләргә шатлык өләшәсең, олысына да, кечесенә дә кешелекле һәм игелекле, киңәшче, шуңа күрә дә үзеңә олы ихтирам казангансың. Алдагы гомер юлыңны сау-сәламәт, күтәренке кәеф, якыннарың белән бәхетле көннәрдә үтәргә язсын сиңа, сөекле һәм сөйкемле кешебез! Изге дөньяның саф һавасын сулап, ризыкларын татып, барлык рәхәтлекләрен күреп, тигезлектә, балалар, оныклар ихтирамын тоеп, бергә-бергә күңелле итеп яшәргә Ходай насыйп итсен.

Иң изге теләкләр белән - тормыш иптәшең Наил, Морзаларда яшәүче кода-кодагыең, балаларың Булат, Рамилә-Рзстәм, оныгың Ризәлә.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев