29 октябрьдә безнең өчен кадерле кешебез Магсумов Хәлил Ислах улының гомер бәйрәме – күркәм юбилее
Яраткан тормыш иптәшем, кадерле әтиебез, сөекле дәү әтиебез! Туган көнең белән тәбрик итеп сәламәтлекнең ныгын, гомернең озынын телибез. Кадерлебез! Без синең кайгыртуыңны, йөрәк җылыңны тоеп яшибез. Дус-туганнар арасында да, гаиләәдә дә, хезмәтеңдә дә син хөрмәтле, игелекле кеше. Бу юлларны сиңа бирелгән рәхмәт, мактау хатлары раслый. Җир йөзендә синең кебек тормыш иптәше, әти, дәү әтиләр күбрәк булсын иде, дибез. Без синең белән горурланабыз, үрнәк алабыз. Бу бит олы бәхет! Ходай Тәгалә шул бәхетеңә өстәп сәламәтлек бирсен. Тормышыбызга ямь өстәп, әниебез белән тигез гомер итәргә язсын. Өебезнең җылысын саклап, безне - балаларыгызны каршы алып, догалар белән озатып калыгыз, безнең шатлыкларга сөенеп яшәгез, дибез.
Акыллы киңәшләрең, гаиләм, якыннарым, диеп янып яшәвең өчен мең рәхмәт сиңа, газиз кешебез - әтиебез!
Иң изге теләкләр белән - әниебез Мәдинә, балаларың Илнур-Гөлназ, Данил-Ләйсән, оныкларың Диана, Тимерлан, Әмир. Бу теләкләргә барлык туганнар да кушыла.
Нет комментариев