Әҗем авылында туып, хәзерге вакытта Казанда яшәүче кадерле әниебез Гарипова Саймә Хәмидулла кызының 1 ноябрьдә 85 яшьлек күркәм юбилее
Кадерле әниебез! Син гомерең буе гадел, ихлас күңелең белән без, 7 балаңа, туганнарыңа игелек өләшеп, һәрберебезгә ныклы терәк-таяныч булдың. Синең намуслы, олы хезмәт юлың, тырышлыгың, сабырлыгың безгә матур үрнәк булды. Бүген дә син һәркайсыбыз өчен кайгырып, шатланып яшисең. Синең төпле киңәшләрең, тапкыр сүзләрең безгә җылылык өсти.
Әниебез! Сиңа озын гомер, җан тынычлыгы, тән сихәтлеге телибез. Һаман шулай көчле рухлы, изге күңелле, балаларыңның һәм оныкларыңның игелеген күреп, бәхетле картлык кичерергә язсын.
Иң изге теләкләр белән - балаларың, кияү-киленнәрең һәм оныкларың исеменнән кызың Сөембикә.
Нет комментариев