Апаста яшәүче сеңелебез Гыйсмәтуллина Мәрьям Насратулла кызының 21 ноябрьдә юбилее
Сеңелебез! Сине ихлас күңелдән олуг юбилеең белән котлыйбыз. Синдәй туганыбыз булганга без Ходайга бик рәхмәтле. Сиңа сәламәтлек, чиксез бәхетләр, күңел тынычлыгы телибез. Балаларыңның, оныкларыңның, туганнарының игелеген күреп озын-озак яшәргә язсын.
Синең олуг бәйрәмеңдә
Бездән теләк бер генә.
Сиңа саулык, җан рәхәте
Юлдаш булсын гел генә.
Иң изге теләкләр белән - абыең, Сания, балаларыбыз.
Нет комментариев