Болынбалыкчы авылында яшәүче кадерле әниебез Сафиуллина Фания Садрислам кызын Әниләр көне белән чын күңелебездән котлыйбыз
Кадерлебез, сиңа озын гомер, кайгы-хәсрәтсез көннәр, жаныңа-тынычлык тәнеңә-саулык, алдагы көннәреңдә дә безнең шатлыкларга сөенеп яшәргә язсын. Туачак таңнарын- нурлы, киләчәк көннәрең ямьле булсын иде.
Яшә әле бер дә бирешмичә
Баш имичә кырыс жилләргә.
Яшә жирдә якты кояш булып,
Терәк булып безнең иңнәргә.
Шатлыкларны сөйләр өчен бул син
Юат күзгә яшьләр тулганда.
Безнен бәхет түп-түгәрәк әле -
"Әни!"-дияр кеше булганда.
Иң изге теләкләр белән - Кызылтаудан кызың Алия, киявең Наил, Болынбалыкчыдан улың Наил, киленең Румия һәм оныкларың.
Нет комментариев