Тутай авылында яшәүче Мөхәмәтгалиева Гөлсинә Хөснетдин кызын әниләр көне белән тәбрик итәбез

Әни, … Бу якты дөньяга килгәч тә безне, йомшак кулларың белән сыйпап, ак биләүгә биләүче, еласак, жыр көйләп юатучы, татлы йокыдан иркәләп уятучы, яшәргә көч - дәрт бирүче, гомер буена кайгы - шатлыкларыбызны уртаклашучы, тормышыбызнын бизәге, таянычы, акыллы уй - фикерләрең белән тормыш дигән олы юлдан алып баручыбыз син.
Кадерле, газиз әниебез! Сине бәйрәмең белән чын йөрәктән котлыйбыз. Сиңа ныклы сәламәтлек, озын гомер телибез. Без балаларыңа картайган көнеңдә дә терәк булып, ә сиңа, гомер буе алар янәшесендә, кадер - хөрмәттә яшәргә язсын.
Әнкәй, диеп әйтер кешең булу
Нинди бәхет бит ул дөньяда.
Шатлыкларың булса - уртак була
Кайгыларың булса - югала.
Уйлама әле, картаям, дип,
Шат-көләч бул, сүнмә-сүрелмә.
Кадер-хөрмәт күреп үтсен гомерең
Урыннарың булсын гел түрдә.
Иң изге теләкләр белән барлык балаларың , килен - кияүләрең исеменнэн улың Айрат һәм киленең Гөлгенә.
Нет комментариев