Апаста яшәүче кадерле әниебез Хәбибуллина Майсәрә Закир кызы 12 декабрь көнне 75 яшьлек юбилеен каршылый
Кадерле әниебез! Сине 75 яшәлек юбилеең белән ихлас күңелдән кайнар котлыйбыз. Сиңа озын гомер, бәхет-шатлыклар, җан тынычлыгы, тән сихәте, саулык-сәламәтлек телибез. Һаман шулай көчле рухлы һәм ярдәмчел, изге күңелле, балаларыңның һәм оныкларыңның игелеген күреп, әтиебез белән озын-озак яшәргә насыйп булсын.
Әни бит ул өйнең яме,
Ә тормышта олы терәк.
Сәламәт бул, озак яшә,
Син бит әни безгә кирәк.
Иң изге теләкләр белән - әтиебез, кызың Лилия, киявең Рифат, улың Рамил, киленең Раилә, оныкларың Камилә, Зилә. Безнең теләкләргә барлык туганнар һәм кода-кодагыйларың да кушыла.
Нет комментариев