Котлыйбыз!

Дәвеш авылында туып, Апаста яшәүче Мөлекова Фирдәвес Сәйделислам кызының 1 гыйнварда 60 яшьлек юбилее.
Кадерлебез! Сине күркәм юбилеең белән котлыйбыз. Туар таңнарың тыныч, саулыгың ныклы, гомерең бәхетле булсын. Язмыш сынауларына сынмыйча, барыбызга да яшәргә көч-терәк биреп, тормышыбызга ямь өстәп, кайгы-хәсрәт күрми, безнең - балаларың һәм оныкларыңның уңышларына сөенеп, кадерле әтиебез белән озын-озак еллар сәламәтлектә яшәргә Ходай язсын! Өебезнең җылысын саклап, безне каршы алып, догалар белән озатып, безнең шатлыкларга сөенеп, акыллы киңәшләрең, гаиләм, якыннарым диеп янып яшәвең өчен мең рәхмәт сиңа, газиз әниебез!
Яшә, әни, дөнья матурлыгын тоеп,
Туганнарның сизеп җылысын.
Саулык бирсен Ходай гомергә,
Бу бәхетнең иң-иң олысы.
Бәйрәмеңнең матур хатирәсе
Күңелеңдә калсын уелып.
Тәбриклибез сине чын күңелдән
Барыбыз да бергә җыелып.
Иң изге теләкләр белән - улың Илнар, кызың Ләйсән, киленең Айсылу, оныгың Ясминә, тормыш иптәшең Илдус, кода-кодагыең.
Нет комментариев