Чын күңелдән!
Апаста яшәүче иң кадерле кешебез Әхмәдуллин Наил Мөхәмәдулла улы 1 гыйнварда 60 яшьлек юбилеен каршылый.
Кадерлебез! Сине чын күңелдән олы гомер бәйрәмең белән тәбрик итәбез, тигез, матур, бәрәкәтле тормыш, бәхет-шатлыклар, балалар, оныклар игелеге, озын гомер телибез. Син барыбыз өчен дә үрнәк, терәк һәм бик тә, бик тә кирәк. Барысы өчен дә рәхмәт сиңа!
Син булганга шундый бәхетле без,
Син булганга - аяз көнебез.
Туган көнең белән сөеклебез,
Иң-иң газиз, якын кешебез!
Иң изге теләкләр белән - әниебез, тормыш иптәшең Асия, балаларың Ләйсән-Руслан, Раил, оныкларың Райан, Данияр, кода-кодагыйларың һәм барлык туганнар.
Нет комментариев