Чын күңелдән!
Кече Куккүз авылында яшәүче кадерле әниебез, Калимуллина Алсу Хәсип кызынын 7 гыйнварда күркәм юбилее. Әниебез! Сиңа гомернең иң озынын, бәхетнең иң зурысын, шатлыкларның иң олысын юллыйбыз. Якты ал таңнар, зәңгәр күкләр синең күңелеңне һәрчак яктыртсын, балкытып торсын. Таң җилләренең назлысы, җан тынычлыгы, чиксез бәхетләр, эшеңдә зурдан-зур уңышлар, яхшы, күтәренке кәеф юлдаш булсын сиңа. Бөтен гомереңне, коченне кешеләр бәхете өчен биргән гүзәл зат буларак эчкерсезлегең, ихласлыгың, ягымлылыгың белән кешеләр күңелен яуладың. Һәрвакытта да шулай шат, көләч йөзле, изге күңелле булып кал. Алга таба да шатлыкта, куанычта, бәхеттә яшәргә язсын сиңа!
Салкын карлы кышта тусаң да син,
Яз кояшы һәрчак күңелеңдә,
һәрвакытта йөзең көләч булсын,
Балкып яшә гомер-гомергә.
Теләкләрнең кайсын теләсәк тә
Аз булыр күк синең хөрмәткә.
Аяз булсын мәңге күңел күгең -
Без калабыз шушы теләктә.
Иң изге теләкләр белән кызларың Айсылу, Алина, киявең Айдар, оныгың Аделя. Бу теләкләргә әтиебез дә кушыла.
Нет комментариев