14нче март көнне Чури-Бураш авылында яшәүче әниебез – Яруллина Лира Раил кызының олы юбилее
Кадерлебез! Сине ихлас күңелдән гомер бәйрәмең белән котлыйбыз! Сиңа гомернең иң озынын, бәхетнең иң зурысын, шатлыкларның иң олысын юллыйбыз. Таң җилләренең назлысы, җан тынычлыгы, эшеңдә зурдан-зур уңышлар, яхшы күтәренке кәеф юлдаш булсын сиңа!
Тормыш юлың балкып торсын,
Нурлы булсын күңелең.
Сәламәт бул, шатлык, бәхет белән
Бер кайгысыз үтсен гомерең!
Иң изге теләкләр белән - тормыш иптәшең Иршат, балаларың Ләйсән-Руслан, Илнар; оныкларың Раян, Диләрә, кода-кодагыйларың Шәүкәт-Суфия.
Нет комментариев