Хөрмәтле хезмәттәшебез Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, авыл хуҗалыгы мәсьәләләре буенча редактор урынбасары Җамалиев Ришат Кәмартдин улының 21 мартта туган көне

Ришат Кәмартдинович! Сине күркәм бәйрәмең белән тәбрик итәбез. Тынычлыкта, муллыкта, балаларыңның, оныкларыңның игелекләрен күреп, аларның бәхетләренә, уңышларына сөенеп, бәхетле бәрәкәтле озын гомер яшәргә язсын.
Туган көнең - бәйрәмең белән
Чын күңелдән сине котлыйбыз!
Шатлыклы озын гомер белән
Яшәвеңне генә телибез!
Хөрмәт белән - "Йолдыз" ("Звезда") газетасы коллективы.
Нет комментариев