Апаста яшәүче Гафиятулина Флюра Харис кызының 28 мартта 50 яшьлек юбилее

Кадерлебез! Ходай сине сәламәтлектән, гаилә тигезлегеннән аермасын. Син бик ярдәмчел, дус-туганнарың өчен җан атып торасың. Акыллы киңәшләрең, җылы карашың белән күңелләргә нур өстисең. Синең сабыр, тырыш булуыңа сокланабыз.
Бәйрәмеңнең матур хатирәсе
Күңелеңдә калсын уелып.
Тәбриклибез сине чын күңелдән
Барыбыз бергә җыелып.
Иң изге теләкләр белән - әниебез Фәния, тормыш иптәшең Раиф, балаларың Руслан-Ләйсән, Рөстәм, оныкларың данияр, раян. Бу теләкләргә кода-кодагыйларың һәм барлык туганнарың да кушыла.
Нет комментариев