Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Татар Черкене авыланда туып-үсеп, бүгенге көндә Апаста яшәүче кадерле әниебез Зәйнуллина Гөлфизә Нәриман кызына 2 апрель көнне 45 яшь тулды

02 апреля 2017, 01:26

640

0

0

Татар Черкене авыланда туып-үсеп, бүгенге көндә Апаста яшәүче кадерле әниебез Зәйнуллина Гөлфизә Нәриман кызына 2 апрель көнне 45 яшь тулды

Кадерле әниебез! Жиргә яз үзенең саф сулышын өргән сихри мизгелгә туры килгән туган көнең белән тәбриклибез һәм якты бәйрәмеңдә ихлас котлауларыбызны юллыйбыз. Йомшак күңелле, искиткеч сабыр холыклы, чын татар хатын-кызларына гына хас тыйнаклыкка ия, искиткеч тырыш әниебез. Сиңа озын гомер, бәхет-шатлыклар, җан тынычлыгы, тән саулыгы телибез. Кайгы-хәсрәт күрми, һаман да шулай көчле рухлы һәм ярдәмчел, әтиебез белән пар канатлар булып, без - балаларыңның игелеген күреп, иңгә-иң куеп, безгә терәк булып, озын-озак бергә гомер итәргә язсын.
Син бит, әни, безнең өчен кояш, Синнән нурлар алып яшибез. Озак яшә, әни, мәңге яшь бул. Иң кадерле якын кешебез.
Яратабыз сине чын күңелдән,
Бүгенге көн бәхет түгелме?
Җир йөзендә син булганга гына
Безгә рәхәт, безгә күңелле!
Ин изге теләкләр белән - балаларын Рамиль-Алсу, Гүзәл. Безнен теләкләргә әтиебез Таһир да кушыла.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев