Каратун бистәсендә яшәүче кадерле дәү әниебез Нәбиуллина Кафия Нәбиулла кызының 13 апрельдә 90 яшьлек юбилее
Кадерле, сөекле дәү әниебез! Сине ихлас күңелдән гомер бәйрәмең белән котлыйбыз. Сиңа чын күңелдән ныклы сәламәтлек, озын гомер, шатлык, куанычлар телибез. Тормышыбызга ямь өстәп, авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, озын гомер итүеңне, балаларыңның, якыннарыңның игелеген күреп яшәргә язсын Ходай! Һәрвакытта да шулай шат, көләч йөзле, изге күңелле булып кал.
Утлар, сулар кичтең батмадың,
Авыр еллар буйлап атладың.
Бирмәдең җилгә, буранга,
Чын мәгънәсендә кеше булганга.
Чәчләреңә чал керсә дә,
Син бит безнең йөрәк түрендә.
Озак яшә, дәү әни, авырмыйча,
Син дөньяда безгә бер генә.
Сине яратып - оныкларың Фәнис-Эльмира, оныкчыкларың Аделя, Азалия. бу теләкләргә кодагыең Флюра да кушыла.
Нет комментариев