13 нче июль көнне Әҗем авылында яшәүче кадерле әтиебез Бикчәнтәев Хәлим Габдрахман улы 80 яшьлек олы юбилеен каршылый

Әти! Син гомерең буе туган җиреңдә яшәп, хезмәт куйган чын җир кешесе. Хезмәт юлыңда һәрвакыт җаваплы вазыйфаларда булдың. Гел белемгә омтылдың. Һәр өлкәдән хәбәрдар булуыңа бүген дә сокланырлык! Әниебез белән пар канатлар булып яшәвегезгә дә 57 ел була инде. Безгә – биш балагызга да үз үрнәгегез белән күркәм тәрбия бирдегез, инде аның җимешләрен күрәсез. Без барыбыз да тормышта үз юлыбызны таптык – югары белем алып, төрле өлкәләрдә эшлибез, матур гаиләләр төзеп, балалар үстердек. Инде сезгә оныкчыкларыгызны сөю бәхете насыйп булды. Бәйрәмнәрдә барыбыз бергә туган нигезгә җыелу гомернең иң матур мизгелләре ул. Менә шул зур матур гаилә сине чын күңелдән юбилеең белән тәбрик итә. Кадерле әтиебез, дәү әтиебез! Ходай сине сәламәтлектән аермасын. Әниебез белән тигезлектә, безгә терәк булып, дөньяның бар ямен, рәхәтен тоеп, бәрәкәтле тыныч картлык кичерергә язсын.
Сине яратып – әниебез, кызларың-кияүләрең, улың-киленең, оныкларың, оныкчыкларың.
Нет комментариев