Хөрмәтле хезмәттәшебез, “Йолдыз“ газетасының социаль-мәдәни мәсьәләләр буенча бүлек редакторы Гөлзада Хәйдәр кызы Гатауллина 27 апрельдә олы юбилеен билгеләп уза

Хөрмәтле Гөлзада Хәйдәровна! Сезне чын күңелдән олы гомер бәйрәмегез белән тәбрик итәбез. Тәҗрибәле, ярдәмчел хезмәттәшебез буларак сезне бәялибез, хөрмәт итәбез, яратабыз. Киләчәктә дә иҗат ялкынында дөрләп, дус-туганнарны уңышларыгыз белән сөендереп, саулык-сәламәтлектә озын-озак яшәргә язсын!
Хисләр ташый йөрәк түреннән,
Саф теләкләр булып түгелә.
Сине туган көнең белән
Тәбрик итәсебез бик килә.
Тормыш юлын уз син шатлык белән,
Авырлыклар юлдаш булмасын.
Озын юлда баскан эзең калсын,
Вак яңгырлар аны юмасын.
Хөрмәт белән - "Йолдыз"("Звезда") газетасы һәм "Апас хәбәрләре" телекомпаниясе коллективлары.
Нет комментариев