Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Аю-көйдергән авылында яшәүче газиз кешебез Гыймадиева Гөлинә Фәтхелислам кызына 11 нче майда 70 яшь тулды

12 мая 2017, 05:04

713

0

0

Аю-көйдергән авылында яшәүче газиз кешебез Гыймадиева Гөлинә Фәтхелислам кызына 11 нче майда 70 яшь тулды

Әниебез-кадерлебез! Йөрәгебездән чыккан иң җылы, изге теләкләребезне, рәхмәтләребезне сиңа юллыйбыз. Син безнең өчен күктәге кояш сыман: тормышыбызның җылытучысы да, яктыртучысы да. Синең тавышыңны ишетү безнең өчен зур бәхет, нурлы йөзеңне күрү әйтеп бетерә алмаслык зур шатлык.
Чал чәчләрең, әни, барын сөйли,
Анда синең үткән елларың.
Сикәлтәле тормыш сукмагыннан
Ничек итеп юллар ярганың.

Сабыр канатларың ныклыгыннан
Тигез тормышта без яшәдек.
Бирче, Ходай, әниебезгә гомер,
Тагын бик күп еллар яшәрлек!
Саулыкта,күңел тынычлыгында әтиебез белән тигезлектә озын гомер кичерергә язсын Ходай.
Сезне яратып, кызларың, кияүләрең, оныкларың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев