Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Котлаулар

Хөрмәтле хезмәттәшебез, “Апас хәбәрләре” телекомпаниясе алып баручысы Вәлиева Гөлназ Фатыйх кызы 15 июньдә күркәм юбилеен билгеләп уза

15 июня 2017, 05:38

565

0

0

Хөрмәтле хезмәттәшебез, “Апас хәбәрләре” телекомпаниясе алып баручысы Вәлиева Гөлназ Фатыйх кызы 15 июньдә күркәм юбилеен билгеләп уза

Гөлназ Фатыйховна! Сине гомер бәйрәмең - истәлекле юбилеең белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Син безнең кояшыбыз да, йолдызыбыз да, аебыз да. Синнән һәрчак җылылык, нур, яктылык бөркелә. Хезмәтеңне дә яратып, җиренә җиткереп, чын күңелдән башкарасың. Ышанычлы дус, киңәшче дә син. Киләчәктә дә иҗат чишмәң мөлдерәп аксын, бәхет-шатлык, сөенечләре белән чиксез таңнар атсын, саулык-сәламәтлек, гаилә тигезлеге белән, улларыңның игелеген күреп озын гомер итәргә язсын.

Сине һәрчак, һәр почмакта,

Бәхет елмаеп көтсен.

Кысып кочаклап алсын да,

Гел үзенеке итсен.

Туктап калма ярты юлда,

Бәхетең өчен көрәш.

Үзеңнән артык калганын-

Без - дусларыңа өләш.

Олы хөрмәт, изге теләкләр белән - "Йолдыз" редакциясе һәм "Апас хәбәрләре" телекомпаниясе коллективлары.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев