Олы Бакырчы авылында туып-үскән, хәзерге вакытта Зур Күккүз авылында яшәүче кадерлебез Яруллина Гөлгенә Зиннәтҗан кызы 19 июльдә 50 яшьлек юбилеен каршылый
Кадерле кызым һәм туганыбыз! Сине ихлас күңелебездән олуг юбилеең белән котлыйбыз, күңел түреннән чыккан изге теләкләребезне юллыйбыз. Сиңа озын гомер, бәхет, җан тынычлыгы, тән сихәте, саулык-сәламәтлек телибез. Бүгенге шат, нурлы елмаюың сине беркайчан ташламасын. Дөньяның саф һавасын сулап, ризыкларын татып, балаларың, оныкларың, туганнарың арасында, тормыш иптәшең, җизни белән тигезлектә озын гомер кичерүеңне телибез.
Изге теләкләр белән - әниең Гөлфат, апаларың Гөлсинә, Гөлфинә-Ринат, Гүзәл-Сәйдәш, сеңелең Алсу-Илгизәр гаиләләре, балаларыбыз.
Нет комментариев