Олы Бакырчы авылында туып, хәзерге вакытта Морзалар авылында яшәүче кадерлебез Гарипова Алсу Зиннәтҗан кызы 20 августта 45 яшьлек юбилеен каршылый
Кадерле тормыш иптәшем, әниебез! Сине ихлас күңелебездән юбилеең белән котлыйбыз.
Котлы булсын туган көнең,
Матур булып атсын таңнарың.
Игелеген күрү насыйп булсын
Без үстергән һәрбер баланың.
Алгы көннәрдә дә бәхетебез
Булсын иде тулы, түгәрәк.
Синнән җылы алып һаман шулай
Гомер кичсәк иде бергәләп.
Изге теләкләр белән - тормыш иптәшең Илгизәр, балаларың Илназ, Инзил, киленең Алена һәм оныгың Ранель.
Нет комментариев