Дәвеш авылында яшәүче Камалеева Гөлназ Нуртдин кызының 26 августта күркәм юбилее
Кадерле әниебез һәм сеңелебез! Без сине шушы истәлекле туган көнең белән тәбрик итәбез. Сиңа нинди генә теләкләр теләсәк тә аз булыр сыман. Син бик мәрхәмәтле, кешелекле, олы җанлы, гел игелекле эш эшлисең. Тормышыбызда нинди генә хәл килеп чыкса да, син без туганнарыңны кайгыртасың, ярдәм итәсең. Барысы өчен дә рәхмәт сиңа! Киләчәктә шулай бер-беребезне югалтмыйча, ярдәмләшеп яшәсәк иде. Сиңа кайчан гына барып керсәк тә, ишегең ачык, нурлы йөзең белән каршы аласың. Ходай сине сәламәтлектән аермасын. Кызларыңның, киявеңнең, оныкларыңның игелекләрен күреп, дус-туганнарыңның хөрмәт тоеп, бәхетле гомер кичер.
Туган көнең - юбилеең белән
Чын күңелдән сине котлыйбыз.
Сәламәтлек, шатлык-куанычлар,
Күңел тынычлыгы телибез.
Иң изге теләкләр белән - 2 кызың, киявең, оныкларың, абыең гаиләсе, апаң, энең гаиләсе. Бу теләкләргә әниебез дә кушыла.
Нет комментариев