Алтын көзләрнең матур аенда Дәүләки авылында яшәүче кадерле әниебез Вәлиева Роза Хәлил кызы олы юбилеен каршылый
Кадерле, сөекле газиз әниебез! Сине күркәм бәйрәмең - юбилеең белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Әни, син безнең һәрчак олы җанлы киң күңелле кеше, таянычыбыз, киңәшчебез. Тормышыбызда әтиебез безнең арадан вакытсыз китеп барса да, син сынмадың, сыгылмадың. Көчле рухлы булып кала алдың. Син балаларың өчен генә түгел, ә оныкларың өчен дә иң якын, иң сөйкемле, иң кайгыртучан дәү әни. Туган өебез һәрчак ямьле булсын. Балаларың, оныкларыңның шатлыгына сөенеп, туганнарыңның хөрмәт-ихтирамын тоеп, саулыкта, озын гомер кичерүеңне теләп калабыз.
Юбилеең белән тәбриклибез,
Бәхет каксын күңелең капкасын.
Сөенечләр генә юлдаш булсын,
Кайгы-борчу сине тапмасын.
Үрнәк итеп сөйли һәркем сине,
Суынмасын йөрәк җылың.
Көзләр белән килеп җиткән икән
Куанычлы туган көнең.
Чәчләреңә әни чал керсә дә,
Син бит безнең йөрәк түрендә.
Озак яшә, әни, авырмыйча,
Син - бу дөньяда бер генә.
Җир ананың барлык чәчкәләрен
Сиңа гына бүләк итәбез.
Безнең кебек сине яратучы
Җир йөзендә булмас бүтән дибез.
Рәхмәт, әни, гомер бирдең безгә,
Төн йокламый карап үстердең.
Йөрәк җылың кушып барыбызга
Яшәр өчен ныклык, көч бирдең.
Иң матур теләкләр белән - кызың Рәмзия, киявең Марсель, улың Рамил, киленең Гөлчәчәк, улың Альберт, алты оныкчыгың. Бу теләкләргә кодагыең да кушыла.
Нет комментариев